Республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм оештыру дәвам итә. Буа районы Алших авылында яшәүче Галина Зиновьеваавыр югалтудан соң да ярдәм итүдән туктамый,аңа авылдашлары да булыша. Бүген чираттагы партия коры ашлар ясыйлар.
Галина Николаевна хәрбиләргә ярдәм итү максатыннан өендә җитештерү җәелдерелгән: биредә хатын-кызлар яшелчәләр, токмач кисәләр. Аларны киптереп тартмаларга тутыралар.
Галина Зиновьева гуманитар ярдәм әзерләү белән 2022нче елның сентябреннән – улы Петр махсус хәрби операциягә киткәннән бирле шөгыльләнә башлый. Битараф булмаган авылдашлары белән окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре, коры душлар ясый. Соңрак коры ашлар әзерли башлыйлар.Әлеге игелекле эшкә махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре, туганнары ярдәм итә.
Галина Зиновьева- улы махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булганнан соң, гуманитар ярдәм әзерләүне дәвам итә.Шунсы мөһим, Республиканың һәрбер авыл-район, шәһәр- гуманитар ярдәмне оештыруда гаят зур көч куя. Барыбызның бер теләк, егетләр исән-сау әйләнеп кайтсыннар.
Чулпан Әмири, Илсөяр Мөхәммәтҗанова, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары, Буа.











