Апас районында һөнәри белем бирүче уку йортының яңа мөмкинлекләре артты.
Аграр көллият директоры Илгизәр Нигъмәтҗанов эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсе үсүен билгеләп үтте. Соңгы вакытта студентлар саны артуы, биредә төрле районнардан килгән яшьләрнең белем алулары хакында әйтте. Биредә без электрик һөнәрен үзләштерүче егетләр белән якыннан аралаштык. “Сакчыл җитештерү” чыгымнарны киметеп, ресурсларны тагы да нәтиҗәлерәк файдалану, эш барышын камилләштерүне үз эченә алган менеджмент системасы булуы хакында сөйләделәр, бу өлкәдә ирешелгән уңышлар барланды. Электр челтәрләре компаниясе өчен бу ел гади юбилей елы гына түгел, компания “Энергия” җитештерү системасын үз эшчәнлегендә инде 10 ел кулланып килә. Электр челтәрләре компаниясенә һәм тармакларына көмеш бүләкләр тапшырылды.











