Тиздән әлеге пьеса буенча фильм төшерелә.
Пьеса буенча кино өчен яраклашытырылып киносценарий язылган. Өстәмәләр кертелгән, кайбер персонажлар линиясе үстерелгән. Фильм «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау» дәүләт программасы кысаларында төшереләчәк. Режиссерлар — Ирек Хафизов һәм Юлия Захарова.
Киносценарийны Айгөл Әхмәтгалиева язган. Яңа ел каникулларыннан соң кастинглар уздырыла. Премьера 2025нче елның августларына булыр дип көтелә.











