Буа шәһәренең Картлар һәм инвалидлар өчен интернат- йортына район җитәкчелеге, киң күңелле хәйриячеләр һәрвакыт хәерхаклы. Анда тәрбияләнүчеләргә махсус оештырылган бәйрәм кичәсеннән Мөршидә Җиһан репортажы.
Күңел түреннән чыккан ихлас теләкләр бик күп яңгырады өлкәннәрне олылау кичәсендә. Биредә тәрбияләнүчеләр кунакларга бик шат. Ә кунаклар гадәттәгечә күбәү — Казан шәһәрендәге Буа якташлык җәмгыяте вәкилләре дә кайткан, районныкылар да килгән.
Тырышлыкның нәтиҗәсе күз алдында. Биредә яшәүчеләргә ярдәмчел якташлар өйдәге кебек уңай шартлар тудырган. Хәтта Яңа ел бүләкләрен күтәреп, Кыш бабай да килеп җиткән.
Кыш бабайга ышану яшеннән чыксалар да, өлкәннәрнең йөзләрендә бәйрәм рухы чагыла. Буа якташлык җәмгыяте вәкилләре, район җитәкчекле җиһазлар белән дә матди яктан да булыша. Биредә җитәкче булып эшләгән Рәзинә Хисаметдинова алар белән даими элемтәдә.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин интернат-йортның Иҗтимагый шура рәисе.
Заманча кунакханәгә әверелеп барган интернатта барлыгы 122 кеше тәрбияләнә. Картаймыш көнендә ялгызлыкны сизмәс өчен гаилә корып җибәрүчеләр дә бар. Интернат -йорт районның ветераннар советы белән тыгыз элемтәдә .
Бер-береңә булышып эшләгәч икмәкнең тәмен белеп ашыйсың шул. Ә икмәк булса җыр да була.
Медален дә тагып килгән 8 бала үстергән Фәридә апа. Ул балалары тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Әмма арабызда әлеге интернат-йорттагы кебек тәрбиягә мохтаҗ өлкәннәр бар. Аларга әллә ни кирәк тә түгел, кайчак җылы бер сүз дә җитә ди бәйрәм кичәсе оештырган Буа якташлык җәмгыяте вәкилләре.
Мөршидә Җиһан , Ирек Хәмидуллин Татарстан яңалыклары өчен Буа районыннан











