Бу турыда хәйрия фондының шушы көннәрдә узган ел эшчәнлегенә йомгак ясауга багышланган матбугат очрашуында билгеле булды. Нәтиҗәләр һәм киләчәккә планнар турында Мөршидә Җиһан репортажы.
Россиядә тиңе булмаган Ярдәм хәйрия фонды җитәкчелеге журналистлар алдында хисап тотты. Фонд 2022 елдан башлап “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә”не Луи Брайль системасы буенча бастыра һәм мохтаҗларга тарата башлады. Хәйрия фонды ярдәме белән Апаста «Һәҗәр» рухи-әхлакый үзәге, Казанның Левченко бистәсендә Коръән өйрәнү үзәге ачылган. Шулай ук Апаста 45 малай өчен пансионат, Балтач районының Түнтәр авылында кыз балалар өчен пансионат төзелелп килә.
Әле күптән түгел генә ачылган кебек иде, баксаң «Дан» инклюзив спорт комплексында 1000 нән артык сәламәтлеге чикле мохтаҗлар тернәкләнү узарга өлгергән. Өстәвенә, әле тормышка ашырасы гамәлләр дә көн үзәгендә.
Әнә шундый игелекле эшләр 2024 елда шактый булган бу хакта махсус видеохисапта күрсәтелде.
Мәгълүм булганча халык телендә сукырлар мәчете дип йөртелгән иман йортының тарихы Сөләйман исемле мөселман кардәшебездән башлана. Тумышы белән Аксубай районынң Ибрай авылыннан булган әлеге хәзрәт Левченко бистәсендә мәчет ача.Сөләйман хәзрәт нәселенә багышлап ветеран-журналист Вәсилә Рәхимова китап язган.
Дини теманы халыкка җиткерүдәге нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Вәсилә Рәхимовага Ярдәм хәйрия фондының махсус бүләгенә ия булды. Шулай ук фонд җитәкчелеге даими хезмәттәшлектә булган журналистларга рәхмәт хатлары тапшырылды.
Ярдәм хәйрия фонды киләчәктә дә киңколачлы эшчәнлеген дәвам итә. Күрмәүчеләр, коляскада хәрәкәт итүчеләр, ишетмәүчеләр , гомумән барлык кешеләр өчен дә “Ярдәм” мәчетенең ишекләре ачык.
Мөршидә Җиһан, Николай Осуховский. Татарстан яңалыклары.











