Апас районының Коштаулы авылы мәчетендә балаларга ислам дине нигезләрен өйрәтү дәресләре дәвам итә. Догачы балаларны кемнәр укытканын Мөршидә Җиһан күреп кайтты.
Коштаулыда догачылар әзерләү шушы авылда туып-үскән Апас якташлык җәмгыяте вәкилетәкъдименнән башланган. Дога белгән баладан начарлык көтмисең. Аның күңелендә игелек була, – ди Наил Галиуллин.
Өч авылны берләштерүче җирлектә дини гыйлем алуга ихтыяҗ бар. Гөлназ Латыйпова балаларга дин сабаклары өйрәтә. Дәресләрне төрләндерү максатыннан Казан мөгаллимнәре белән дә очрашулар үткәрелә. Шушы көннәрдә генә балалар Ислам университеты корьән хафизе белән очрашты.
Сабыйлар әлбәттә корьән хафизнең кем булуын төгәл аңлап та бетермидер, әмма татарча, гарәп русча җиңел аралашкан белемле
мөгаллимнең сүзләре күңелләренә сеңеп кала. Дәрес ахырында балаларга авылның иганәчеләре әзерләгән бүләкләр тапшырылды.
Мөршидә Җиһан, Николай Осуховский Татар тан яңалыклары өчен Апас районыннан.











