Кичә Казанда тантаналы төстә Галиәсгәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасының ачылышы узды. Чарада Россия федерациясе мәдәният министры Ольга Любимова, РФсе торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, Россиянең халык артисты Владимир Машков, татарстан рәисе Рөстәм миңнеханов катнашты. «Бу театр ачылу тантанасы бөтен Россия өчен зур вакыйга», – диде Россия Театр әһелләре берлеге рәисе Владимир Машков. Ольга Любимова : « Бу бинада Үзеңне ювелир бизәнү әйбере эчендә кебек хис итәсең», — дип соклануын белдерде! Рөстәм Миңнеханов “ Яңа бинаны – башкалабызның бриллианты дип атады. Яңа театрда безнең иҗат төркеме дә булып кайтты!
Әлеге тизләтелгән видеокадрларда яңа бинаның төзелеш тарихы сурәтләнә. Хәтерләсәгез, Проект рәсеменнән үк инде казанлылыарда соклану уяткан иде. Кемнәрдер шулай килеп чыгасына ышанып та бетмәде. Һәм менә Казан уртасында бриллиант калкып чыкты. Театрның эчке бизәлеше сокланып туеп булмаслык. Пыялалы ишекләрдән килеп керүгә – киң фойе. 11 метр биеклектәге стеналарда милли бизәкләр. 4 зал бар. Ул бер мең ярым тамашачыны сыйдыра ала.
Инде июнь аенда беренче зур илкүләм чара да узачак. Россия театры әһелләре союзы рәисе Владимир Машков «Алтын битлек» театраль премиясе тапшыру тантанасы беренче тапкыр Мәскәүдән читтә – Казанда уздырылачак дип хәбәр итте.
Театр тулысынча март аенда ишекләрен ачар дип планлаштырыла. Тамашачылар өчен ул иртәнге уннан кичкә кадәр ачык булачак. Иҗади берләшмәләр белән бергәлектә төрле чаралар, күргәзмәләр,экскурсияләр уздырылыр дип ниятләнә.
Театрның иң өлкән артисты – аксакал Равил Шәрәфиев иң яшь актерга иске бина ачылышында бирелгән ачкычны тапшырды. Бу үзенә күрә буыннар бәйләнеше символы дип кабул ителде.
Ачылу тантанасы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы белән дәвам итте. Узган елга йомгак ясалды, агымдагы елга эш планы билгеләнде.
Айзилә Батырханова, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.











