Буа районың иң өлкән спортчысы Инсаф Гыймалетдинов үзенең җитмеш биш яшендә дә һәр көнне чаңгыга баса, җәен йөгерә. Эчке эшләр ветераны әле тренерлык вазифасын да башкара – яшьләрне өйрәтә. Ул төрле дәрәҗәдәге күпсанлы ярышлар призеры, ГТОның барлык баскычларын узган Алтын медаль иясе. Спорт ничек яшәргә булыша? Бу хакта алдагы язмада.











