Сакланганны саклармын
Табиблар өстебезгә килүче яңа мета пневмо вирус инфекциясеннән саклану чаралары турында искәртә.
Соңгы вакытта сәламәтлек саклау өлкәсендә метапневмовирус инфекциясе ешрак телгә алына. Инфекция һава-тамчы юлы белән күчә һәм сулыш юлларын зарарлый. Кукмара районында авыру очраклары теркәлмәгән, әмма табиблар профилактика чаралары турында онытмаска киңәш итә.
Инфекция симптомнары грипп һәм ковид 19ныкы кебек вирусларның чагылышына охшаш – бу йөткерү, томау, бизгәк, баш авырту һәм хәлсезлек. Күпчелек очраклар җиңел формада узуга карамастан, кайбер пациентларда, бигрәк тә кечкенә балаларда һәм өлкән яшьтәге кешеләрдә, күпкә җитдирәк форма булырга мөмкин. Бүгенге көндә бу инфекциядән прививкалар юк. Әмма поликлиникаларда 14 төрле вакцина буенча вакцинация башкарыла. Табиблар искәреп узганча, метапневмовирус инфекциясенә охшаш симптомнар барлыкка килгәндә, төгәл диагноз алу һәм дәвалауны билгеләү өчен табибка мөрәҗәгать итү мөһим.











