Очрашуда милли мәгарифнең торышы, кадрлар мәсьәләсе, мәктәпләрне төзекләндерү, яңа проектлар турында сүз кузгатылды. Көнүзәк мәсьәләнең берсе булып укытучылар әзерләү, аларның белемен күтәрү тора. Узган ел республика бюджеты хисабына төбәкләрдә төрле фәннәрне укыткан 35 укытучы татар теле һәм әдәбияты белгечлеге ала. Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары ярдәмендә төбәкләрдә талантлы татар яшьләре белән зур эш алып барыла. Укучылар өчен конференцияләр, татар теленнән халыкара олимпиадалар үткәрелә, җәен тел сменалары оештырыла. Туган телләрне саклап калу иң мөһиме дип ассызыклады министр.
Авыл җирлекләрендә мәктәпләр ябылуы да борчу тудыра.
Чара Татарстан Республикасында мәгариф һәм фән темасын яктырткан «Иң яхшы эш» журналист эшләре бәйгесенә йомгак ясау белән тәмамланды.
Алия Галиуллина, Илдар Гәләветдинов, Татарстан яңалыклары.











