Саба районы, “Олимп” спорт мәктәбе беренчелегенә йөзү ярышлары үткәрелде. 2011-2018 елгы балалар тренерларына һәм әти-әниләргә барлык осталыкларын күрсәтте. Кызу бәйге барышында иң көчлеләр ачыкланды.
Саба районының йөзү бассейнын өлкәннәр дә, балалар да бик ярата. Әти-әниләр бирегә балаларын кече яшьтән үк йөзүгә бирергә тырыша. Йөзү ярышларында Саба cпортчылары актив катнашып, алдыңгы урыннар яулый.
Бәйгене ачу тантанасында “Олимп” спорт мәктәбе директоры Рифат Хисамов катнашты, Һәм узган елга нәтиҗә ясап, йөзүче балаларга разряд билгеләре һәм сертификатлар тапшырды.
Иштуган авылыннан Энҗе Галиәхмәтова йөзүдә беренче адымнарын әтисе белән ясаган, аннары кызыксынып, тренерлар белән шөгыльләнә башлый. Зур тырышлык куеп өйрәнүләрнен нәтиҗәсе дә озак көттерми, Энҗе үткән ярышта беренче урынны яулый.
Саба йөзү бассейнында шөгыльләнүче өметле спортчыларның тагын берсе Әмир Фәсхетдинов. Ул йөзү спортында уңышның җиңел бирелмәвен аңлый, һәм зур тырышлык күрсәтә.
Билгеле, спортта тренерларның да, әти-әниләрнең дә хезмәте бәяләп бетергесез. Саба йөзү бассейны директоры Гөлназ Сафина киләчәккә зур максатлар куеп эшлибез, дип белдерде.
Барлыгы йөзү ярышында 65 бала катнашты. Шулар арасыннан җиңүчеләр ачыкланды. Быелгы ел да уңышларга, җиңүләргә бай булсын.
Раилә Галәвина, Разил Нигмәтов, Чулпан Әмири, Татарстан Яңалыклары, Саба районы.











