Иртәнге чыгарылыш
Югары Ослан район үзәгендә Россия Эчке эшләр министрлыгының муниципальара бүлегенең яңа административ бинасы ачылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Республикаа Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов катнашты.
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының еллык йомгаклау коллегиясе утырышы алдыннан, республика рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык үзәк район хастаханәләренә 50 ашыгыч ярдәм автомобиле ачкычларын тапшырды.
Алексеевск — Әлмәт автомобиль юлында йөргән өчен түләүне февраль ахырында кертергә җыеналар. Хәзер Алексеевск — Әлмәт трассасында түләү алу буенча җиһазларны сынау үткәрелә, шуңа күрә анда йөрү әлегә бушлай.
Көндезге чыгарылыш
Демография мәсьәләләрен хәл итү – киләчәктә республика алдында торган төп бурыч. Бу Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясе утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Анда министрлыкның 2024 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды, шулай ук 2025 елга бурычлар билгеләнде.
Бүген Казанда «Бердәм Россия” партиясенең “Яшь гвардия” гуманитар үзәгендә бүген сәгать өчтә махсус хәрби операция зонасы турында беренче 3D-музее ачыла. Әле үзәк Жуковский урамы, 12 йорт адресы буенча урнашкан.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең яңа бинасында булды. Обьект Зур Кызыл һәм Карл Фукс урамнары киселешендә урнашкан.
ТатарстандаРоссия Федерациясе Оборона министрлыгы белән контракт төзегәндә хәрбиләргә бер тапкыр бирелә торган түләү 2 миллион 800 мең сумга кадәр арта.Бусумматөбәк, федераль һәм муниципаль түләүләрдәнторачак.
Бүген Казанда «Бердәм Россия” партиясенең “Яшь гвардия” гуманитар үзәгендә бүген махсус хәрби операция зонасы турында беренче 3D-музее ачыла. Әле үзәк Жуковский урамы, 12 йорт адресы буенча урнашкан.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов акчаларны куллануда ялган схемаларны һәм финанс пирамидаларын булдыру омтылышларына чик куярга кушты. Бу хакта ул республика Эчке эшләр министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында белдерде.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты коллегиясенең «2024 елда тарифларны җайга салуның төп йомгаклары, контроль функцияләрен башкару һәм 2025 елга бурычлар турында» утырышы булды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
ТатарстандаРоссия Федерациясе Оборона министрлыгы белән контракт төзегәндә хәрбиләргә бер тапкыр бирелә торган түләү 2 миллион 800 мең сумга кадәр арта.Бусумматөбәк, федераль һәм муниципаль түләүләрдәнторачак.











