Контракт төзегәндә беренче гыйнвардан 2 миллион сигез йөз мең сум түләнә.
Бу сумманы Россия Оборона министрлыгы белән Татарстан җирлегендә контракт төзегәндә алалар. Сумма региональ, федераль һәм муниципаль түләүләрдән тора: республика хөкүмәтеннән ике миллион бер йөз мең сум, 400 мең сум — Россия Оборона министрлыгыннан, Татарстан муниципалитетларыннан өч йөз мең сумга кадәр. Тулырак мәгълүматны «Батыр» үзәгендә белергә була. Һәм 117 бердәм телефон номеры буенча. Шунда ук хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренең бурычларны ябу шартлары турында да белешергә мөмкин.
1нче апрельгә кадәр Татарстанда хәрбиләргә бер тапкыр түләнә торган акчаның күләме 2миллион 800 мең сум тәшкиль итә
Татарстан Республикасыннан 2 миллион 100 мең сум
Россия Оборона министрлыгыннан 400 мең сум
Татарстан муниципалитетларыннан 300 мең сум











