Иртәнге чыгарылыш
Казанга Россия Федерациясе Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев килде.
Казан халыкара аэропортында Дмитрий Медведевны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров каршы алды.
Эш программасы башланганчы алар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә мемориалга чәчәкләр салдылар.
Аннары Дмитрий Медведев Казан дары заводы базасында оборона-сәнәгать комплексының җитештерү куәтләрен арттыру буенча инвестиция проектларын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә уздырды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәдов белән очрашты. Яклар ике яклы хезмәттәшлекнең хәзерге торышы һәм киләчәктә үсешенең өстенлекләре турында фикер алыштылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Судьяларының 2024 елгы эш йомгакларына багышланган киңәшмәсендә катнашты. Татарстанда гомуми юрисдикция судлары тарафыннан 2024 елда 1 млн 230 мең эш һәм материал каралган. Шуларның 872 меңе-җәмәгать судьялары, 324 меңе-район һәм шәһәр судлары, 33 меңе — республика Югары суды тарафыннан тикшерелгән.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Әлмәткә эш сәфәре вакытында Бөек Ватан сугышы ветераннарына Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медальләрен тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, сугыш елларында Татарстаннан фронтка 700 меңгә якын кеше чакырылган, шуларның 18 мең 500дән артыгы — Әлмәт районында яшәүчеләр.
Көндезге чыгарылыш
Казанда Россия Федерациясе Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев булды. Ул Казан дары заводы базасында оборона-сәнәгать комплексының җитештерү куәтләрен арттыру буенча инвестиция проектларын гамәлгә ашыру уңаеннан киңәшмә уздырды.
Бу минутларда Татарстан Дәүләт Советының җиденче утырышы бара. Депутатлар 22 мәсьәләне, шул исәптән 13 республика законы проектын һәм бер федераль закон проектын тикшерә. Утырышта Татарстан Республикасының бюджет, Җир, Гаилә һәм Экология кодексларына, шулай ук кайбер республика законнарына үзгәрешләр кертеләчәк.
28 февральгә кадәр республиканың барлык мәктәпләрендә Дәүләт Советы, Дәүләт Думасы, шәһәр һәм район Советлары депутатлары катнашында Парламент дәресләре уза. Парламент дәресләре Татарстанда һәм Россия Федерациясендә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Дәреснең темасы «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!» дип атала.











