Казанда 13нче марттан алып 15нче мартка кадәр «Дөньяда кар барсын өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» халыкара конференциясе уза. Барлыгы 12 илдән вәкилләр килүе көтелә. Бүген аның пленар утырышы каралган. Конференциянең идея авторы — Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Ул сирәк очрый торган хайваннарны саклау мәсьәләләре белән шәхсән үзе шөгыльләнә. Конференцияне Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «Ирбис «кар барсын өйрәнү һәм саклау үзәге» төбәкара ассоциациясе һәм Россия Табигать министрлыгы оештыра.











