Бүген Ураза гаете бәйрәм ителә!
Казанда Ураза гаете уңаеннан гомумшәһәр балалар һәм гаилә бәйрәмнәре уза. Катнашучыларны мавыктыргыч бәйгеләр, спорт ярышлары, милли уеннар, шулай ук мәдәни программа көтә.
Быел «Рамазан Фест» шәһәркүләм гаилә фестивале берьюлы өч урында уза. Татарстанның танылган артистлары чыгышлары яңгыраячак төп сәхнә Галиәсгар Камал театрының иске бинасы мәйданында була.
Каюм Насыйри урамында зур программа һәм күренешләр белән Балалар сәхнәсе эшләр дип көтелә. Әлеге чарада балалар өчен бушлай остаханәләр үткәрелә. «Рамазан Фест» инде сигезенче ел рәттән милләтенә һәм дини карашларына бәйсез рәвештә шәһәр халкын, кунакларны бер мәйданга җыя. Фестиваль 13 сәгатьтә башлана.
«Гаилә» мәчетендә бәйрәм сәгать 11дә, Апанай мәчете янәшәсендә12дә, «Әхмәдзәки» мәчетендә 13сәгатьтә бәйрәм башланып китә: хәзрәтләрнең вәгазьләре, балаларның Коръән укуы көтелә. «Иман нуры» мәчетендә дәресләргә йөргән, мәчет каршындагы курсларда актив катнашкан, шулай ук тәравих намазларына йөргән балалар өчен «Коръән бәйрәме» оештырыла. Бу чарада һәр бала яттан Коръәннең үзе теләгән сүрәсен укып күрсәтеп, бүләк ала. Шулай ук «Әл-Бәкара» сүрәсенең 185нче аятен яттан өйрәнүчеләргә махсус бүләк тапшырыла. Чарада якынча 70 бала катнашыр дип көтелә.











