36нчы армия командующие урынбасары һәм 5нче аерым гвардия танк бригадасының элеккеге командиры, полковник Семен Николаев Яшел Үзәннән Россия Федерациясе Герое исемен алган беренче кеше булды. Татарстанның Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев Telegram-каналында шул хакта хәбәр итте.
Муниципалитет җитәкчесе сүзләренчә, офицер «Көньяк Донецк юнәлешендә, шул исәптән Великая Новоселканы да кертеп, кайбер авылларны азат итәргә булышкан нәтиҗәле гамәлләре өчен әлеге югары исемгә лаек булды».
«Махсус хәрби операция зонасына шушы көннәрдәге сәфәр барышында без Семен белән очраштык, аралаштык, алдагы планнары турында фикер алыштык. Ул — Яшел Үзәннән Россия Герое исеменә лаек булган беренче кеше һәм якташлары аның белән горурлана!» — дип өстәде Афанасьев.











