Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская (Хәмидуллина Сәхибҗамал Гыйззәтулла кызы) 1892 елның 14 маенда Казанда туа. Яшьли әти-әнисез кала. Әмма үзенең искиткеч тырышлыгы, сәләте һәм таланты аркасында бию мәктәбенә, рус театрына йөри, рус-татар мәктәбендә укый. 1907 елда 14 яшьлек кыз театр труппасында артист булып эшли башлый. 1912 елда Уфада «Нур» театрын оештыра. Режиссер буларак Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт», Островскийның «Яшен» һ.б. әсәрләрне сәхнәгә куя. Гражданнар сугышы башлангач, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина Ижевскига китә, фронт труппаларында уйнавын дәвам итә. Тамак төбе авырту белән интегә башлый. Ике тапкыр операция кичерә. Ләкин яраткан шөгыленнән аерылмый, үзешчәннәр белән җитәкчелек итә, аларга уен серләрен өйрәтә. 1926 елда аңа Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә. Сәхибҗамал Гыззәтуллина-Волжская 1974 елда Казанда вафат була. Татар зиратында җирләнә.











