Иртәгә 24 нче майда төзекләндерүдән соң Мәскәү базарында беренче чаралар узар дип көтелә. Исегезгә төшерәбез, 1976 елда төзелгән базар бинасында моңарчы бер тапкыр да капиталь ремонт ясалмаган булган. Хәзер анда барлык челтәрләрне тулысынча алыштырганнар, сатучылар өчен сәүдә нокталары җиһазландырылган, һәм ветеринария лабораториясе булдырганнар. Аскы катта ял бүлмәләре барлыкка килде. Хәзер Мәскәү базары иртәнге 8 дән кичке сигезгә кадәр эшли. Барлык шәһәр халкын көтеп калалар.











