Уңышлы дипломатик тырышлыклар нәтиҗәсендә, РФ Президенты администрациясе, Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Тышкы эшләр министрлыгының актив ярдәме белән, Россия хаҗилары өчен җитеп бетмәгән квоталар кайтарылды. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.
РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары мөфти Рушан Әббәсов билгеләп үткәнчә, ел башында кайбер сәбәпләр аркасында Россия хаҗилары өчен урыннар саны 2750гә киметелгән. Әмма Согуд ягы белән конструктив сөйләшүләр нәтиҗәсендә квота тулы күләмдә кайтарылды. Нәтиҗәдә 2025 елда Россиядән 25 мең мөселман хаҗ кыла алачак.
РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәис Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән Согуд Гарәбстаны корольлеге җитәкчелегенә ихлас рәхмәтен белдерә, диелә хәбәрдә.











