Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының зур сәхнәсендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның 90 еллыгына багышланган «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты узды.
«Калеб»ләргә заманында Илһам Шакиров хәер-фатыйха биргән иде.
«Калеб» яңа буын иҗат берләшмәсен әйдаманы Гүзәл Сәгыйтова сәламләвендә шул хакта искәртте.
“Калеб”леләр Илһам агага атап язган шигырьләрен үзләре укыды.
Әхмәт Ерикәй сүзләренә Илһам Шакиров көен язган Идел буе каеннары җырын тамашачы халык җыры дип кабул итә.
Калебнең максаты — үткән белән бүгенгене тоташтыру.
Мөршидә Җиһан, Данил Жданов. Татарстан яңалыклары











