«Саумы, Казан!» бәйгесенә Казанга багышланган шигъри әсәрләр кабул ителә.
«Саумы, Казан!» («Здравствуй, Казань!») конкурсын Казан мэриясе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрә. Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк авторлар катнаша ала. Төп максат – Казанга багышланган шигъри әсәрләр тудыру.
Конкурсның гомуми приз фонды – 1,6 млн сум. Моның өчен 15 августка кадәр saumykazan@mail.ru электрон адресына «Саумы, Казан!» конкурсына» тамгасы белән гариза юлларга кирәк.
«Бер катнашучы рус яки татар телендә Казанга багышланган бер генә шигырьләр циклы һәм бер генә поэма тәкъдим итәргә мөмкин. Конкурс эшләренең 2025 елдан да иртәрәк язылмавы шарт. Нәтиҗә буларак шигъри җыентык чыгару да күздә тотыла. Бәйге ун номинация буенча үткәрелә.
Шулай ук җәй айларында Хәрәкәттә-бәрәкәт проекты да үз эшен дәвам итә.











