Узган язда Татарстанда җылы көннәр күп булды, 11 температура рекорды куелды. Безнең төбәктә май аенда явым-төшем күпьеллык нормадан шактый артып китте. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, апрель һәм март айларында берничә тапкыр температура рекорды куелды. Ә менә май аенда, эссе булуга карамастан, температура рекордлары булмады. Узган елларда язның соңгы аеның аерым көннәрендә һава температурасы югарырак булган.
«Мартта Татарстанда һаваның айлык уртача температурасы нормадан 4-6 градуска югарырак булды. Шул ук вакытта күпчелек районнарда явым-төшем кытлыгы күзәтелде. Норманың 70 проценты күләмендә генә явым-төшем булды. Апрель аенда уртача температура 9-10 градус булды, температура режимы буенча климатик нормадан 3-4 градуска югарырак. Шул ук вакытта явым-төшем артык күп булды, республика буенча уртача 38 мм яисә күпьеллык нормадан 130 процент яуды», — дип сөйләде Гоголь.
Май аенда тулаем республика буенча һава температурасы нормага якын иде, ул 13,6 градус тәшкил итте. Факт буенча айлык уртача температура 14 градус иде. Казанда айлык уртача температура 14,1 градус булырга тиеш, ә быел ул 14,7 градус тәшкил итте.
«Республика буенча май аенда явым-төшем бик күп булды, нормадан шактый югары, уртача 61 мм яки бер ярым норма. Казанда 98 мм явым-төшем булган, бу нормадан 2,5 тапкыр артык. Шул ук вакытта аерым станцияләрдә, бигрәк тә көньяк-көнчыгышта явым-төшем кытлыгы күзәтелгән — норманың 50-60 проценты гына. Гомумән алганда, республиканың күпчелек өлешендә дымлылык яхшы булды, бигрәк тә көнбатыш районнарда», — дип билгеләп үтте Гоголь.











