Безнең телерадиокомпаниянең «Татарстан» радиосы чираттагы радиоспектаклен әзерли. Бу юлы ул махсус хәрби операция темасына багышлана. «Фаза» әсәре буенча әзерләнүче радиоспектакль турында алдагы язмада.
Видеоматериалны карагач ул геройлар әле дә арабызда, исән сыман ди башкаручылар. Биографик повесть махсус хәрби операциядә катнашып, батырларча хәлак булган Илнур Хәйретдинов турында. Ул үз теләге белән киткән була.
Төп герой «Фаза», электрик булып эшләү сәбәпле аңа кушаматның шундыен сайлыйлар. Ул яу кырыннан «Урал» мотоциклында яралыларны коткара. Хәтта, солдатлар аның мотоцикл тавышын танып алып, көтеп ала торган булалар. Әлбәттә, анда булган һәркем үз эшен медальләр, рәхмәт сүзләре өчен эшләми. Ул аны өстән бирелгән, Аллаһы Тәгалә шулай кушкан дип башкара. Төп герой мулла белән дә очраша торган була, һәм ул: «Мин әле сине намазга бастырам» — дия торган була. Әлеге хыялның чынга ашмый калуы да әсәрнең төтрәндергеч урыннарының берсе булып тора.
200дән артык солдатны коткарып, үзен коткара алмаганына ышанасы килми. Әсәрне укыганда төп геройның гомере өчен
Әлеге радиоспектакль өстендә эшләгәндә барлык нечкәлекләрне тыңлаучыга җиткерер өчен төрле алымнар кулланырга кирәк булды ди оештыручылар. Махсус «Урал» мотоциклы тавышын да яздырдырганнар.
4 серияле радиоспектакль Илнур Хәйретдиновның хәлак булганына бер ел тулган көнне 7нче июньдә радиоэфирга чыгар дип көтелә. Әлеге радиоспектакль каhарманнарыбызга карата игътибар, хөрмәт, рәхмәт сүзләре җиткерү өчен тагынбер сәбәп.
Алия Галиуллина, Данил Жданов, Татарстан яңалыклары.











