Быел күренекле мәгърифәтче, галим, этнограф, әдип, педагог Каюм Насыйриның тууына 200 ел. Аның музей-утары — 2002 нче елның 1 нче февралендә Казанның тарихи Иске татар бистәсендә ачыла. Музей урнашкан бина 19 нчы гасырның агачтөзелешистәлегебулып тора. Әлеге бинаның беренчесен Каюм Насыйриның туганы Мөхәммәт Хөсәенов төзеткән булган.Музей янында 1997 нчы елда «Хәтер бакчасы» нанигез салынган. Ул галимнең «Чәчәкләр һәм үләннәр» дигән китабына нигезләнеп ясалган. Бүгенге көндә дә биредә ишегалды түрендә кайбер үләннәр үсеп утыра.











