«Казан утлары» журналы китапханәсендә 29 нчы кесә китабы басылып чыкты. Бу юлы танылган язучы Фирдүс Гыймалтдиновның “Үлемнән бер адым алдарак” дип исемләнгән повесте. Әлеге повестьттә махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булган Илнур Хәертдиновның сугышчан юлы тасвирлана. Китапны тәкъдим итү чарасы бүген 10 нчы июньдә көндезге сәгать унбердә “Әдәби кафеда” узачак. Шунсын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге әсәр буенча шушы көннәрдә Татарстан радиосында радиоспектакль куелды.











