Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында узучы 3нче Халыкара мәгариф министрлары форумы ачылышында Россия Федерациясенең Чит эшләр министры Сергей Лавровның видеосәламләве яңгырады. Ул әлеге форумның Россия өчен әһәмиятен билгеләп узды.
«Илдә педагогик һәм тәрбияви эшкә һәрвакыт аерым әһәмият бирелде һәм әлеге эшчәнлек дәвам итә. Быел Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча, ел саен 2 мартта билгеләп үтеләчәк Остаз көнен булдыру очраклы түгел. Бу бәйрәм илебезнең фәнни педагогикасына нигез салучы Константин Дмитриевич Ушинскийның туган көне уңаеннан билгеләнгән. Ул үсеп килүче буынның дөньяга карашын формалаштыруда остазның роле турында күп язган. Бу юлы да кунакчыл Татарстан башкаласы Россиягә конструктив карашлы Глобаль көньяк һәм Көнчыгыш дәүләтләренең профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләрен кабул итте», – диде Лавров.
Шулай ук министр форумның Бөек Җиңүнең 80 еллыгында узуын да ассызыклады.
«Җиңүгә авыр сугыш шартларында үзләренең һөнәри бурычларын намус белән үтәүләрен дәвам иткән укытучылар, педагоглар үз өлешләрен кертте», – диде ул.
«Киләчәкне формалаштырып» форумы Россия Мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Минем тарихым» гуманитар фәннәргә ярдәм фонды оештырган. Форумга 30дан артык дустанә ил вәкилләре килгән.











