12 июнь көнне Россия көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан респбуликабызда төрле чаралар оештырыла.
Башкалабыз Казанда бәйрәм итүнең төп мәйданчыгы «Казан»гаилә үзәге була. Биредә иҗат коллективлары, сәнгать осталары катнашында зур концерт каралган. Шулай ук иртәгә Казанда Спас манарасыннан милли киемнәрдә Халыклар дуслыгы парады узачак. Быел парад беренче тапкыр республиканың Спас, Әлмәт, Түбән Кама, Нурлат, Менделеевск һәм Чүпрәле муниципаль районнарында да оештырыла. Россия көнен бәйрәм итү Казан Кремлендә дә үтә, анда көндезге сәгать 11:00 дә «Мәдәниятләр мозаикасы» халыклар фестивале ачыла. Россия көне кичке сәгать унда бәйрәм салюты белән тәмамлана. Казанда Россия көне уңаеннан шәһәрнең берничә үзәк урамында транспорт хәрәкәтенә чикләүләр кертелә.











