Профессиональ музыкантларга, татар музыка сәнгате үсеше белән кызыксынучыларга да файдалы кулланма. Сүз Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Барлау» татар һәвәскәр композиторлар антологиясе турында бара. Китапны тәкъдим итү кичәсеннән хәбәрчеләребез язмасы.
Дөресен әйтим, бик авыр икән ул антология төзү дип башлады кичәне Риф Гатауллин. Аңа бу четрекле эштә хатыны Мөршидә ханым да зур ярдәм иткән. Әлеге антология үз эченә җиде унъеллыкны ала, 1940 нчы елдан 2000 елга кадәр. Шул елларда иҗат иткән һәвәскәр композиторның иҗаты, кыскача тормыш юлы бирелгән.











