«Сахадагы Сабантуй”. Федераль дәрәҗәдә үткәрелүче милли бәйрәмебезнең быелгы баш батырына болан бүләк иттеләр.
25нче ел рәттән халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туе федераль дәрәҗәдә уза. Быел аны үзенчәлекле Саха җире – Якутия Республикасы каршы алды. Бәйрәмдә илнең төрле халыклары һәм мәдәниятләре традицияләре тыгыз үрелеп барды.











