Казанның Четаев урамындагы самолет янында галим Николай Четаевка һәйкәл ачылды. Бу вакыйга 12нче Халыкара фәнни Четаев конференциясен уздыруга багышланды. Николай Четаев 1924 елда Казан университетын тәмамлаган. Университетта аэродинамика түгәрәге һәм лабораториясе оештырган.Казан авиация институтына нигез салучыларның берсе була.
Казанда 16сыннан алып 20 июньгә кадәр “Аналитик механика, тотрыклылык һәм идарә” 12 нче халыкара фәнни четаев конференциясе эшли. Республикада фундаменталь фәнне үстерүгә зур игътибар бирелә. Конференциядә пилотсыз очкычлар күргәзмәсе оештырылды.











