Бәйге узган елның ноябрендә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан игълан ителгән иде. Эшләр 2024 елның 12 ноябреннән 2025 елның 30 апреленә кадәр кабул ителде.
Конкурска Татарстанның төрле почмакларыннан, шул исәптән Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Арча һәм башка күп кенә торак пунктлардан 136 гариза килде. Җирле катнашучылардан тыш, Мәскәү, Удмуртия, Ульяновск һәм Новосибирск өлкәләре, шулайук Красноярск крае авторлары да үзэшләрентәкъдимитте.
Эшләр рус һәм татар телләрендә биш номинациядә («Повесть», «Хикәя», «Поэма яки шигырьләр циклы», «Очерк», «Татарстан Республикасында әдәбият аша патриотик тәрбиягә өлеш») кабул ителде.











