«Ярдәм» хәйрия фондының төп юнәлеше – күрмәүче һәм аяк-куллары начар хәрәкәтләнүче кешеләрне кайгырту. Әлеге фонд оештырган тагын бер социаль проект турында Мөршидә Җиһан репортажы.
Авыру кешене карауның ни икәнен , үз җилкәсендә татыган кеше генә белә. Сүз үтә торган чир турында бармый, ә бәлки тумыштан, я картлыктан акыл зәгыйфьлеге, яисә инвалид булган , төрле сәбәпләр аркасында психологик җәрәхәт алган кешеләрне карауны күздә тота. Бу җитди проблемага әверелеп килүче күренеш ди Илдар Баязитов. Шуңа да «Ярдәм» хәйрия фонды җирлегендә иҗтимагый эш төркеме оештырып ятып авыручы кешеләр караучы белгечләр әзерләүче курслар ачып җибәргәннәр.











