Халкыбызда кыр эшләреннән соң матур итеп ял итү, бәйрәм итү йоласы Сабан туе бар. Казанның Дәрвишләр бистәсендә Сабантуйга бүләк җыю традициясе 4 ел элек барлыкка килә. Быелгы бәйрәм чарасыннан Ләлә Зәйнуллина репортажы.
Дәрвишләр бистәсендә бәйрәмгә бүләк җыюга чигүле сөлгеләр, кыңгыраулар белән бизәлгән “Карлыгач” кушаматлы җигүле ат юлга кузгалды. Җырлы — биюле тамашага “Ракета” стадионы хезмәткәрләре дә кушылды. “Ракета” физкультура-спорт оешмасы спорт кирәк-яраклары җылмасын тапшырды. Элек-электән килгән матур гореф-гадәт буенча район предприятиелары үзләре җитештергән товарларны, мәгариф оешмалары, кул эше осталары чиккән сөлге — ашъяулыкларны һәм башка кирәк ярак- техниканы бүләккә әзерләгән.











