Республикада “Ура авылга” проекты үрнәгендә, җәйге лагерьлар эшли. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре балаларның каникулларын бик тә мавыктыргыч, кызыклы, күңелле итеп оештыра. Бу Каратун мәдәният йортында да шулай. Биредә җәйге лагерьга 30га якын бала йөри. Алар бер атна дәвамында ялларын файдага үткәрә.











