Оештыручылар кичке сәгать 6да Кабан күле ярында көтеп кала. «Хәрәкәттә — бәрәкәт» проекты Казан мэриясе тарафыннан, Татарстан Республикасы каршындагы татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә, шәһәр парклары һәм скверлары дирекциясе белән берлектә гамәлгә ашырыла. Халык биюләрен, уеннарын, музыка коралларын өйрәнү дәресләре татар телендә уза. Җәй дәвамында һәр пәнҗешәмбе Кабан күле яр буенда бушлай бию остаханәләре уза.











