Буа якташлык җәмгыяте, Буа районы җитәкчелеге белән берлектә юкка чыккан авылларның истәлеген мәңгеләштерү буенча масштаблы эш башкара. Ватанны саклап яу кырларында ятып калган һәм исән кайткан якташлары исемлеге белән ел саен хәтер ташлары куела. Быел да игелекле гамәл дәвам итә һәм тагын кайсы авылларның исемнәре кайтарылуы хәбәрчеләребез язмасында.
Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел ди халык. Татарстанның Буа районында юкка чыккан авыл һәм салаларның истәлеген кайтаруда зур эш башкара. Элек Буа районында 200гә якын авыл исәпләнгән. Шуларның йөзгә якыны бүген инде картада юк. Әмма урыннарында истәлек билгеләре калкып чыга. Бу юлы шундый Истәлек билгеләре Ракитовка, Аккүл һәм Каракитә авыллары урынында ачылды.
Традиция буенча һәйкәлләрне ачу тантанасында авылларда элек яшәгән кешеләр, район һәм республика җитәкчелеге вәкилләре, игелекле эшнең инициаторлары — Буа якташлыгы активистлары катнашты.
Буа районында стелалар урнаштыру традициясе инде биш ел дәвам итә.Һәйкәлләрнең үзенчәлеге булып әлеге торак пунктларда туган һәм яшәгән Бөек Ватан сугышы геройларының исемнәрен мәңгеләштерү тора. Истәлекле билгеләр кую — буыннар элемтәсен һәм илебезне саклаган геройларга хөрмәтне саклап, төбәкнең мәдәни һәм тарихи хәтерен саклауга юнәлдерелгән.











