Бүген Габдулла Тукай әдәби музеенда татар галиме Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган күргәзмә ачыла.
Ул галимнең тормышын, күпкырлы эшчәнлеген күрсәтә, шәхесен һәм бай мирасын әдәбиятчы һәм фольклорчы буларак ача. Күргәзмздә Татарстан Республикасы милли музее фондларыннан экспонатлар тәкъдим ителә. Алар арасында Каюм Насыйри хезмәтләре, документлары, уникаль мемориаль предметлары (таягы, сандыгы). 18-20нче йөзләр азагында гарәп һәм татар телләрендә мәдрәсә китпаларының кыммәтле коллекйиясе, туганнарының, якыннарының истәлекләрен күрергә мөмкин.











