Күренекле галим hәм дәүләт эшлеклесе Мансур Хәсәновка багышлап халыкара фәнни конференция оештырылды.
«Мансур Хәсән улы Хәсәнов: дәүләт эшлеклесе, галим һәм оештыручы» халыкара фәнни конференциясе күренекле галимнең тууына 95 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә оештырылды.
Чара галимне искә алудан башаланып китте.Фәнни форум кысаларында галимгә багышланган күргәзмә эшләде. Тормышның, фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлекнең төп төрләрен ача торган сирәк фоторәсемнәр һәм документлар иде биредә. Аның мирасын хәзерге чынбарлык контекстында да карарга кирәк. Бүген алгы планда фәннне оештыру мәсьәләләре, фән үсешенең ышанычлы фундаментын нәкъ менә идиологик нигездә тәэмин итү мәсьәләләре чыга.
Тормышының һәм фәнни эшчәнлегенең төрле чорларына һәм этапларына багышланган докладлар яңгырады. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясен төзегән чордашлары һәм аларның фикерләре. Мансур Хәсән улының шәхесе федераль әһәмияткә ия. Аның стратегик фикерләве, шул заманның инновацияләре — бүген фәннәр академиясенең төрле юнәлешләрлә 11 фәнни институты булуының төп нәтиҗәләренең берсе. Аның фәнгә ышанычлы адымы, аның стратегиясе, эш методикасы — дөнья фәне өчен үрнәк булып тора дип бүлешә оештыручылар. Ул беркайчан да төгәл итеп ничек эшләргә кирәклеге турында сөйләми, һәрвакыт үз мисалы белән юл күрсәтә, әмма карарны һәрвакыт кеше үзе кабул итә торган була. Әлеге эшлекле очрашуда Казахстаннан килгән кунаклар Татарстан белән гуманитар һәм икътисадый яктан тыгыз элемтәтдә торуларын искәртте.
Алия Галиуллина, Валентина Васильева, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.











