1 нче июльдән коммуналь хезмәтләргә тарифлар артты. Илдә тарифлар уртача 12 процентка күтәрелсә, республика халкы өчен ул 17,5 процент тәшкил итә. Республика буенча уртача 17 ярым процентка кыйммәтләнә, Казанда һәм берничә территориядә бу сан югарырак. Июльдә «иске» тарифлар буенча түлибез, яңача исәпләнгән түләү кәгазьләре август аенда киләчәк. Халыкның аерым категорияләре өчен коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташламалар саклана.











