Бу көннәрдә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре тик ятмыйлар: басулар техника тавышы беләр гөр килә. Восток-Агро җәмгыятендә хәзер күпьеллык үләннәр сенаж салалар. Үләннәрне тиешле фазада уру, турату, курганга салу, тиешенчә таптату – барысы да әһәмияткә ия. “Бу хуҗалыкта моңа зур игътибар бирәләр. Кыр эшләре белән безнең төшерү төркеме якыннан танышты.
Бүгенге көндә Восток-Агрода барлыгы 1910 мөгезле эре терлек исәпләнә. Моннан тыш, шәхси хуҗалыклар турында онытмыйлар. Аларныҗитәрлек күләмдә азык белән тәэмин итәргә тырышлар.
Хуҗалыкның күпьеллык үлән басулары 750 гектарны тәшкил итә. Хәзерге вакытка алардан 6 мең 800 тонна сенаж салынган, 7 мең 200 тонна план куелган булган. Әмма бу сан 8 мең тоннадан артып китәр дип торалар.











