Даны җырларга күчкән Яңа Шәйморза авылы да дөньяның төрле почмакларында яшәүче халкын барлый. Ераклардан балкып торган Шәйморзада 12 июль көнне — авыл җыены. Чараны оештыручылар туган нигезенә битараф булмаган авылдашларны, кунакларны очрашуга көтә. Истәлекле чара иртәнге сәгать 11 дә Ислам мәдәнияте үзәгендә башлана.











