Быел күргәзмәнең төп темасы – «Технологик лидерлык: индустриаль алгарыш». Якынча 60 илдән 40 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә.
Күргәзмәдә «Цифрлы җитештерү», «Металл эшкәртү», «Транспорт машиналары төзү», «Тернәкләндерү өчен медицина техникасы һәм җиһазлары», «Автоматлаштыру һәм робот техникасы» кебек номинацияләр бар.
«ИННОПРОМ»да гадәттәгечә Татарстан стенды тәкъдим ителде, анда республика җитештерүчеләренең продукциясе куелган.











