Тарихи вакыйга уңаеннан 12 июльдә Ташкичүдә АВЫЛ КӨНЕ үткәрелә. Программада: Сабантуе уеннары, кыйммәтле бүләкләр Һәм популяр эстрада артистлары: Фердинанд Сәлахов, Вадим Захаров, Рифат Зарипов, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Алинә һәм Азат Кәримовлар катнашында бәйрәм концерты оештырыла. Буа муниципаль районы хакимияте ярдәме һәм Бик-Үти авылы белән берлектә үткәрелелгән авыл көненә рәхим итегез. Ташкичү авыл бәйрәме 12 июль көнне, көндезге сәгать өчтә башлана.











