Бүгеннән башлап 11 июльгә кадәр «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Агроволга 2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узачак
Россия агросәнәгать комплексының иң эре вакыйгаларының берсе. Күргәзмә 400дән артык компанияне, 27 илдән продукция һәм хезмәт күрсәтүне, 15 меңнән артык кешене һәм 70тән артык эшлекле чараны берләштерәчәк. Быел «Агроволга» географиясе киңәйгән: Ираннан 18 һәм Кытайдан 8 компания катнашуы көтелә.
Оештыручылар халыкара экспертлар катнашында эчтәлекле программа әзерләде, кыр шартларында техниканы күрсәтү һәм масштаблы тармак конкурслары була. «Азык-төлек куркынычсызлыгын технологик тәэмин итү» милли проектының төп максаты — Россия агросәнәгать комплексын һәм аның технологик бәйсезлеген үстерү.
Шуның ярдәмендә ил барлык кирәкле продуктлар белән тәэмин ителә, шулай ук дөньяви базарда алдыныглыкны ныгыту өчен күбрәк мөмкинлекләр барлыкка килә. Яңартылган милли проектлар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның карары буенча 2025нче елдан бирле гамәлгә ашырыла.











