Татарстанда яшәүче халыкларның традицион бәйрәмнәре, елдагыча, керәшеннәрнең «Питрау» бәйрәме белән тәмамлана.
Мамадыш районы Җөри авылындагы «Тырлау» аланында керәшеннәрнең республикакүләм «Питрау» бәйрәме үтәчәк. Ул 27нчы тапкыр оештырыла. Питрау бәйрәмендә үзенчәлекле йолалар, этник җырлар, таң атканчыга хәтле барган көрәш, атлар чабышы һәм «Керәшен чибәре» бәйгесе була. Шулай ук милли уеннар өчен аерым мәйданчык билгеләнгән.
Быелгы яңалык – Питрауда суда йөзүчеләр ярышы да булачак











