Парламентарийлар Дәүләт Советының язгы сессиясен япты.
Халык сайланучыларның игътибар үзәгендә узган ел мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру иде. Моннан тыш, депутатлар Түбән Кама районы чикләрен ачыкладылар һәм урманнардан файдалану турында гамәлдәге республика кануннарын, шулай ук күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү турында законны төзәттеләр. Тулырак алдагы язмада.
Мәгариф һәм фән министры “Мәгариф” милли проектында катнашу республикада гомуми белем бирү оешмаларында, өстәмә белем бирү үзәкләрендә, һөнәри осталыкны әзерләү һәм үстерү үзәкләрендә яңа урыннар булдырырга, матди-техник базаны яңартырга, авыл мәктәпләрендә спорт залларын ремонтларга мөмкинлек бирде, дип белдерде.











