Казандагы «Ярдәм» фонды комплексына 12 ел тулды. Шул уңайдан хәйрия акциясе узды. Дистәләгән катнашучы кушылды. Табиблар һәр күрсәткечне тикшерә. Барысы да – бер урында – Ярдәм мәчетендә. Күчмә диспансеризация белән параллель рәвештә – урамда социаль ярминкә дә эшләде. Ә гомуми төшке аш вакытында – җылы очрашулар һәм ихлас сөйләшүләр. Күпләр өчен «Ярдәм» фонды – ишекләре һәрвакыт ачык һәм ярдәм итәргә әзер. Фонд инде 12 ел мохтаҗларга ярдәм итә. Тернәкләндерү методикалары эшләнгән. Комплекс бинасы мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен кирәкле барлык таләпләрне исәпкә алып төзелгән. Фондның аерым горурлыгы — аның белгечләре. Һәр хезмәткәрнең үз шәхси тарихы бар.











