Патриарх указы белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка дәүләт-чиркәү мөнәсәбәтләрен үстерүгә керткән өлеше өчен Рус Православие Чиркәве бүләге тапшырылды.
Патриарх Кирилл Татарстан Рәисенә беренче дәрәҗә Дан һәм намус ордены тапшырды.
«Мондый югары бүләк өчен рәхмәт сезгә. Ул минеке генә түгел, ә бөтен республиканыкы. Без «Россия – ислам дөньясы» форумында сезнең чыгышны һәм «дөньяны православие һәм ислам союзы коткара ала», – дигән сүзләрегезне хәтерлибез. Бүген бу сүзләр илебез үрнәгендә расланган девиз буларак яңгырый. Монда сезнең аерым роль бар һәм без аны тирән ихтирам итәбез», – диде Рөстәм Миңнеханов Патриархка мөрәҗәгать итеп.











