Татарстанның халык артистлары Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзаловага һәйкәлләрнең кайда куелачагы билгеле.
«Пирамида» күңел ачу комплексы янындагы скверга Илһам Шакиров исеме бирелде. Шунда аның һәйкәле урнаштырыла. Илһам Шакиров – радио, телевидение, газета барып җитмәгән җирләрдә дә, халкыбызны берләштереп, күмәкләштереп йөргән кеше. Ә Әлфия Авзалованың һәйкәле филармониянең икенче ягында урнашачак. «Илһам Шакиров та, Әлфия Авзалова да – дәүләтебезгә күп көч керткән шәхесләр. Аларны милләт үзе сайлап алган, һәм алар милләткә тугры хезмәт иткән”- дип белдерде Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин.











